Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль , 17:00

Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме

7 февральдә Русиядә кышкы спорт төрләре көне билгеләп үтелә. Бу көн алдыннан Башкорт гимназия-интернатында беренче сыйныф укучылары — «Русия бөркетләре» хәрәкәтендә катнашучылар өчен кышкы спорт буенча эстафеталар оештырылды.

Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме
Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме

Чара җитезлек, көч һәм команда рухын күрсәтергә сәбәп булды. Балалар бозчаналарда шуудан алып чаңгыда йөгерүгә кадәр –  төрле ярышларда көч сынаштылар.

Бәйрәм укучыларга спорт белән шөгыльләнүнең һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеген искәртте.

Алсу Фәизова әзерләде.

Фотолар уку оешмасыннан тәкъдим ителде

Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме
Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме
Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме
Башкорт гимназия-интернатында спорт бәйрәме
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас