Ырынбур өлкәсенең Богырысландагы балалар бакчасына пычак тотып кергән адекват булмаган адәмне шушында эшләүче тәрбияче хатын полиция килгәнче тоткарлый алган.
Кичә анда коралланган ир балалар бакчаларының берсенә ишекне ватып кергән. Хезмәткәрләр шундук тревога төймәсенә баскан, әмма хокук саклаучылар килгәнче фаҗигане булдырмаска кирәк булган.
Аның юлына беренче булып тәрбияче Лия Галиева баскан: ул ирне, үзе пычак яралары алса да, бөтереп салган һәм ашыгыч хезмәтләр килгәнче тотып торган. Аның кыюлыгы нәтиҗәсендә сабыйлар фаҗигадән котылып кала алган.
Гадәттән тыш хәл балаларның көндезге йокысы вакытында булган, башка беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер һөҗүм итүчене тоткарлаганнар, мотивларын ачыклыйлар, беренчел мәгълүмат буенча, ул исерек булган.