Ачыкланганча, өч ел дәвамында хатын-кыз риелторлык хезмәтләре күрсәтү сылтавы белән 35 кешедән акча алган. Клиентларга ул дәүләт программасы кысаларында ташламалы шартларда торак сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Ә чынында үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәргә аның нияте булмый.
Элегрәк хатын-кыз шундый ук җинаятькә хөкем ителгән булган инде.
Эш Уфаның Киров район судында каралачак.
Уфада турагент 78 клиентны 14 млн сумнан артыкка алдаган
Суд диңгезгә юлламалар сату рәвешендә 6 млн сумга якын акча урлаган турагентка хөкем карарын игълан итте.
Октябрьский район суды урындагы хатын-кызга карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022-2023 елларда хатын-кыз гражданнарга чит ил курортларына юлламалар саткан. Әмма броньлау, турлар өчен түләү буенча үз йөкләмәләрен ул үтәмәгән. Аның хокукка каршы гамәлләреннән 78 граждан зыян күргән, зыянның гомуми суммасы 14 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Гаепләнүче хатын гаебен таныды. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә утыру белән 5 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, аның үтәлешен баласы 14 яшькә җиткәнче кичектерде, шулай ук зыян күрүчеләрнең дәгъваларын канәгатьләндерде.
Елена Петрова фотосы
Автор: "Общественная электронная газета"