"Объясняем.рф" телеграм-каналында билгеләп үтелгәнчә, ялган чатлар бик дөрес күренә. Җинаятьчеләр җитди әзерлек эшләре алып баралар. Алар ачык чыганакларда һәм социаль челтәрләрдә корбаннар коллективы турында мәгълүмат җыялар, шул исәптән исемнәр, вазифалар һәм эш элемтәләре турында. Бу аларга ышанычлы фиктив эш чаты булдырырга мөмкинлек бирә.
Чатка, корбаннан тыш, хезмәттәшләренең исемнәре һәм аларның профильләрендәге фотосурәтләре белән имзаланган берничә мошенник ботын өстиләр.
Җитәкче яки җаваплы хезмәткәр кыяфәтендә корбанга хезмәт бурычы белән хәбәр "очып килә". Мәсәлән – архивны цифрлаштыру өчен раслау кодын ашыгыч рәвештә тапшырырга.
Ботлар бер- берсенең гамәлләрен раслый – шулай алар лояльлек күрсәтә. Һәм корбанны таләпне үтәргә этәрәләр.
Элегрәк Башкортстанда яшәүче хатын юлдаш эзләгәндә караклык корбаны булган.
Автор: "Башинформ" материаллары буенча