Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 13:00

Рамазанга санаулы көннәр кала

Мөселман дөньясы олуг кунак - изге Рамазан аен каршы алырга әзерләнә. Бу айның нинди дәрәҗәгә һәм зур көчкә ия булуын һәр иман иясе яхшы аңлый һәм аны зур кунакны көткән кебек шатланып каршы ала.

Рамазанга санаулы көннәр кала
Рамазанга санаулы көннәр кала

“Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә Аллаһ Тагәлә әйтә: “Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!”

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: “Әгәр Рамазан аеның фазыйләтен белсәгез, 12 айның һәр аен Рамазан ае булуын теләр идегез”, — дигән.

18 февраль көнне кояш баю белән изге Рамазан ае башлана һәм шул көнне беренче тәравих намазы укылачак. Ураза балигълык яшендәге үз акылында булган һәр мөселманга фарыз.

Әлбәттә, ураза тоткан кеше ашау-эчүдән генә түгел, буш сүз сөйләүләрдән, төрле күңел ачулардан һәм кадерле вакытын кирәкмәгән эшләргә исраф итүдән тыелып торырга тиеш. Аллаһы Тәгалә адәм баласына хәленнән килә алмастай эшләрне йөкләми.

Фото: рixabay

Чыганак: "Кызыл таң"

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас