РФ Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан белән беррәттән, исерек хәлдә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр саны буенча Русия төбәкләре арасында алдынгы урынны алган. 2025 елның беренче алты аенда гына да республикада мондый хокук бозучылар 2346 булып чыккан.
Бәләбәй районы да читтә калмады. Урындагы Дәүләт автоинспекциясе борчулы сан әйтте: 2025 елда 240 машина йөртүче исерек хәлдә йөргән өчен транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Бу сан, район халкы санына исәпләгәндә, шулай ук җитди хәвеф тудыра һәм урындагы дәрәҗәдә профилактика эшен көчәйтергә кирәклеген ассызыклый.
– Руль артында эчкечелеккә каршы көрәш ЮХХДИ һәм бөтен җәмгыять өчен өстенлекле бурычларның берсе булып кала, – диделәр Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегендә. – Башкортстанның исерек килеш йөргән өчен хокукларыннан мәхрүм итү статистикасында лидер булу сәбәпләрен җентекләп анализлау, профилактика һәм контрольнең нәтиҗәлерәк чараларын эшләү таләп ителә. Бары тик уртак гамәлләр белән генә без юлларыбызны куркынычсызрак итә һәм кешеләрнең гомерләрен саклап кала алачакбыз.
Локаль проблемаларга карамастан, ил буенча гомуми статистика исерек машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү планында уңай динамика күрсәтә. 2025 елның 11 аенда Русиядә 9942 шундый юл-транспорт һәлакәте булган, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка кимрәк.
Әмма, аварияләрнең гомуми саны кимегәндә дә, кеше гомеренең бәясе бик югары булып кала бирә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә исерек водительләр катнашлыгында 2821 кеше һәлак булган, 12 554 кеше җәрәхәтләр алган.
Регина Иванова әзерләде.Фото «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы