БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның октябрендә ир-ат интернет аша шәхси куллану өчен наркотикка заказ биргән. Аны Бәләбәй урманындагы яшерен урынга алып кереп, матдә салынган пакетны куртка кесәсенә яшергән. Аның хокукка каршы эшчәнлеген полиция хезмәткәрләре туктаткан.
Гаепләнүче үз гаебен танымады. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә утырып, 4 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Ир-атны суд залында сак астына алганнар.
Елена Петрова фотосы
Автор: "Башинформ" агетлыгы материаллары буенча