Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль , 15:00

Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр

11 февральдә Үзәк китапханәдә Бәләбәй гуманитар-техник көллияте студентлары белән Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көненә багышланган «Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр» исемле истәлекле очрашу булды.

Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр
Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр

 Чара барышында әфган сугышының катлаулы еллары  –  искиткеч җәйге эсселек һәм бозлы тау кышы сынаулары аша узган совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгы һәм ныклыгы турында истәлекләр яңгырады.

Очрашуның мактаулы кунагы –  Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, “Сугышчан тугандашлык” оешмасының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рим Зөфәр улы Баһманов булды. Ул хезмәте турында истәлекләре белән уртаклашты, хәтерендә мәңгегә калган вакыйгалар турында сөйләде.

Катнашучылар игътибарына  ветеран хикәясен  тулыландырып  озата баручы презентация белән “Игълан ителмәгән сугыш”  тематик күргәзмәсе әзерләнде.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Фотолар Үзәк китапханәдән

Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр
Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр
Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр
Әфганстан ... мәңгелеккә киткән көннәр
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас