Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль , 11:00

Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

1989 елның 15 февралендә, 37 ел элек, Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгып китә. Хәрби низаг ун елга якын дәвам итте һәм 15 мең совет солдатының, офицерлар, прапорщикларның гомерен өзде.

Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

«Ватанны саклаучылар» мемориалы янында янә кызыл канәферләр кабынды. Әфганстан, Чечня һәм Таҗикстан тауларында, ерак Молдовада, эссе Сүриядә һәм башка «кайнар нокталарда» Ватан алдында бурычларын үтәп, һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алырга муниципаль район җитәкчеләре, ветераннар – иҗтимагый оешмаларның урындагы  бүлекчәләре әгъзалары, яшь армиячеләр, шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары җыелды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган митингта катнашучылар арасында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, район хакимияте башлыгы киңәшчесе, СВО ветераны Александр Нестеренко, "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рим Баһманов, хәрби комиссар Рөстәм Сәхабов һәм «Русиянең Әфганстан ветераннары берлеге» иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Сергей Медведев булдылар..

Алсу Фәизова әзерләде.

Район хакимияте фотолары.

Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас