Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль , 17:00

Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне алдыннан Краснознаменка мәдәният йортында иҗат коллективлары әзерләгән "Без права на забвение» концерт программасы узды.

Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар
Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар

Ул Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүче сугышчы-якташларга, Чечен кампаниясе һәм СВО катнашучыларына багышланды..

 – Интернационалист якташларыбызның исемнәрен белү, аларның каһарманлыгы  һәм батырлыгы белән горурлану, Ватан хакына һәлак булганнарның истәлеген саклау мөһим,  – диде алып баручылар.

СВОда  катнашучының әнисе Валентина Петровна Гнусина әһәмиятле  сүзләр әйтте. Ул якташ сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүче авыл халкына рәхмәт белдерде, егетләргә ярдәм итүдә тагын да активрак катнашырга өндәде.

Тантаналы чарада катнашучылар арасында залда да, сәхнәдә дә балалар күп иде. Илсөярлек  эстафетасы нәкъ аларга тапшырылды.

Ватан өчен һәлак булган солдатларны знаменкалылар бер минут тынлык белән искә алдылар.

Любовь Иванова. Фотолар  Краснознаменка мәдәният йортыннан.

Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар
Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар
Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар
Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар
Якташ сугышчыларның батырлыгы белән горурланалар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас