Киңәшмәгә бөтен республикадан суд җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Катнашучылар судлар эшенең төп моментлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм киләчәккә үсеш юнәлешләрен билгеләделәр.
Чараның кульминациясе "Фемида" күчмә мактаулы бүләген тапшыру булды. Гаделлекне һәм намуслы хезмәтне гәүдәләндергән бүләк ел йомгаклары буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән коллективларга бирелә. Быел "Фемида" Бәләбәй шәһәр суды хезмәткәрләренә тапшырылды.
БР Югары Суды рәисе Раил Шәйдуллин бүләкне суд рәисе Лениза Гәрәевага шәхсән үзе тапшырды. Аның җитәкчелегендә суд югары дәрәҗәдәге профессионализм, оперативлык һәм эшләрне карау сыйфатын күрсәтеп, югары күрсәткечләргә иреште. Бәләбәйлеләрдән тыш, Мәләвез район һәм Салават районара судлары коллективлары да югары уңышларга ирешкәннәре өчен бүләкләнделәр.
Моннан тыш, киңәшмә кысаларында "2025 елда иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" премиясен тапшыру тантанасы булды, ул хезмәт вазыйфаларын башкаруда югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелә.
Республика район һәм шәһәр судларының дәүләт граждан хезмәткәрләре арасында "Иң яхшы бүлек җитәкчесе" номинациясендә Бәләбәй шәһәр судының суд эшләрен тәэмин итү бүлеге башлыгы Виктория Лишманова билгеләп үтелде. Аның һөнәрилеге, җаваплылыгы һәм бүлек эшен нәтиҗәле оештыра белүе судның уңышлы эшләвенең нигезе булды.
"Бу бүләкләр анык коллективларның һәм хезмәткәрләрнең казанышларын тану гына түгел, ә гомумән Башкортстан суд системасының югары дәрәҗәдә эшләвен раслау ", – диде Лениза Гәрәева.
Регина Иванова әзерләде. Фото Бәләбәй шәһәр суды тарафыннан тәкъдим ителде