Сугыш юлы һәрвакыт куркыныч. Барлык сугышлар, зур яки локаль булсынмы, котылгысыз рәвештә югалтуларга, кайгыга һәм кешеләрнең газапларына китерә. Сугыш турындагы хакыйкатьне анда катнашкан, пуля астында һөҗүмгә барган, яралардан, сусаудан интеккән һәм карда туңган, сугышчан иптәшләрен соңгы юлга озаткан кеше генә белә.
Чараны алып баручы Елена Котова белән бергә кунаклар илебезнең яңа тарихта катнашкан сугышларны, бу сугышларның геройларын һәм Русия солдатының батырлыгын искә төшерделәр.
Иван Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Малиновка авылында туып үсә. Урта белем алгач, Туймазы педагогика көллиятенә «Физик культура укытучысы» белгечлегенә укырга керә. Балачактан Ваня спорт белән мавыга, шуңа күрә булачак һөнәр сайлауда икеләнүе булмый.
Көллиятне тәмамлагач, хезмәткә китә. Бурыч, намус, Ватанга хезмәт — һәр ир-ат өчен мөһим. Иван Волосковның киләчәк тормыш юлын сайлауда армия үз ролен уйный. Башта Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә, ә соңыннан — Башкортостан Республикасы буенча Суд приставларының Йәрмәкәй район бүлеге судлары эшчәнлегенең суд приставы тарафыннан билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча Русия Федерациясенең мәҗбүри башкару органнарында хезмәт итә. Хәрби устав Иванны махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга чакыра. Әти-әнисе һәм авылдашлары аның катлаулы юл сайлавы белән горурланалар .
Очрашу гаять җылы, ихлас халәттә узды.
Елена Котова, Малиновка авыл мәдәният йотры методисты.