Режиссер Ләйлә Воронова җитәкчелегендәге «Паяц» һәм «Талантлар академиясе» эстрада миниатюралары халык театры тамашачыларга гаилә кыйммәтләрен һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән программа тәкъдим итте. Концертның төп идеясе туганлык бәйләнешләренең һәм якыннар белән аралашуның мөһимлеген искә төшерүдән гыйбарәт. Хәзерге тормыш шартларында мондый мәлләри аеруча кыйммәтле.
Сәхнәдә җылылык һәм ямь халәте хөкем сөрде. Музыка, бию, театр миниатюралары һәм поэзия онытылмаслык тамаша тудырды. Өлгеле «Идел» бию ансамбленең хореографик номерлары (җит. Полина Батыргәрәева) һәм «Акбузат» халык бию ансамбле (җит. Регина Муллаянова) кичнең чын бизәге булды. “Йондоз” башкорт җыры ансамбле милли төсмер өстәде.
«Паяц» халык эстрада миниатюралары театры һәм «Талантлар академиясе» артистлары «Башкортстаным минем», «Душа моя, Россия», «Рус солдаты» һәм «Минем шәһәрем, Бәләбәй»композицияләрен күрсәттеләр. Уртак темага берләштерелгән бу номерлар рус халкының бай традицияләрен ачты һәм Ватанны саклаучыларны данлады.
– Концерт тамашачыларны сәнгать дөньясына алып керде һәм гаиләнең һәр кеше тормышындагы роле турында уйланырга мәҗбүр итте. Бу бер сәхнәдә сәнгатьнең төрле төрләрен берләштергән колачлы матур вакыйгабулды. Ул халыклар бердәмлеген ассызыклады, чын көчнең мәхәббәттә, үзара аңлашуда һәм ярдәм итүдә икәнлеген искәртте, – дип бәян итте Үзәк мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Анастасия Ганюшкина.
Аның сүзләренә караганда, бу кичә – сәнгатьнең кешеләрне берләштерә, аларда якты хисләр уята алуының һәм гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерүнең якты үрнәге.
Светлана Прокофьева. Үзәк мәдәният йорты фотолары