«Баллы» конкурста Башкортстан, шулай ук Русиянең башка төбәкләре умартачылары катнаша ала.
Гаризалар 13 мартка кадәр кабул ителә. Моның өчен конкурс комиссиясенә бал һәм башка бал продукциясе өлгеләрен тәкъдим итәргә кирәк.
«15 марттан 17сенә кадәр конкурс комиссиясе әгъзалары бал өлгеләрен органолептик күрсәткечләре (тазалыгы, куелыгы, төсе, исе, тәме) буенча бәяли», – дип ачыклык кертәләр республика Авыл авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Тәмле Бал» конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 20 мартта «Агрокомплекс -2026» халыкара күргәзмәсендә була.
Конкурс турында тулырак мәглүмәтне Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында алырга мөмкин.
Фотолар газета архивыннан