Ишектә – бөек Рамазан... Сез аны көттегезме? Җир шарының һәр почмагында яшәүче миллионнарча иман ияләре аны сагынып каршы ала. Гөнаһлардан арыну, күп саваплы гамәлләр кылу, ихласлыкка, тәкъвалыкка ирешү нияте аларга дәрт өсти, дәрман бирә.
Рамазан – Коръән ае. Зур галимнәр бөтен эшләрен читкә куеп, намаздан арынган һәр минутын Коръән Кәримне укуга багышлаган. Имам Әбү Хәнифә, имам Шәфигый (аларга Аллаһның рәхмәте булсын) бер айда аны 61 тапкыр укып чыкканнар.
Рамазан – юмартлык ае. Ятимнәргә, мескеннәргә, шәкертләргә зәкят һәм садәкалар бирелә. Хәлле мөселманнар мохтаҗларга ярдәм күрсәтә.
Рамазан – изгелек ае. Бу айда ифтар мәҗлесе оештырып, туганнар, якыннар белән очрашып, бергәләп Коръән һәм вәгазъ тыңлау араларны якынайта, мөселманнар арасында дуслыкны ныгыта.
Рамазан – тәүбә-истигъфар ае. Сәхәрдә һәм намазларда, авыз ачканда, гомумән, көн дәвамында тәүбә-истигъфарны мөмкин кадәр күбәйтергә кирәк.
Рамазан – догалар ае. Ураза тотучының ураза чагындагы догасы кабул була, авыз ачкандагы дога кире кайтарылмый. Нинди хаҗәтең булса, шуны сорарга, бигрәк тә җәннәткә кертүне һәм җәһәннәм газабыннан коткаруны сорап күп догалар кылырга тиешле.
Рамазан ае бүген, 18 февральдә кояш баегач башлана һәм 19 марткача дәвам итә. 20 мартта – Ураза бәйрәме.