17 февраль көнне Бәләбәй шәһәре 15 нче урта мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары усия Федераль хәвефсезлек хезмәте офицеры белән очраштылар. Ул яшүсмерләр белән «Балигъ булмаганнарны террорчылык, диверсия һәм экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итүне искәртү» дигән көнүзәк темага аралашты.
Цифрлы хәвефсезлеккә аерым игътибар бирелде. Безнең көннәрдә яшүсмерләр интернетта күп вакыт үткәрәләр: уйныйлар, видео карыйлар, мессенджерларда аралашалар. Еш кына, үзләре дә аңламыйча, алар җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләгергә мөмкин. Тиз арада акча эшләү яки «кызыклы» бергәлекнең бер өлеше булу теләге балигъ булмаганнарның террорчылык төркемнәреннән һәм мошенниклардан килгән күрсәтмәләрне үти башлауларына китерергә мөмкин. "Зарарсыз биремнәр" кыяфәтендә аларга реле шкафларына, дәүләт учреждениеләренә, кәрәзле вышкаларга ут төртергә, һәйкәлләрне, монументларны мәсхәрә итәргә яки хокукка каршы башка гамәлләр кылырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Үз мисалында офицер тагын бер тапкыр билгеләп үткәнчә, Ватаныбызга мәхәббәт – ул хис кенә түгел, бурыч та. Илебез яхшырсын, тынычлык һәм гаделлек хөкем сөрсен, ә кешеләр бәхетле һәм имин яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү бурычы.
Очрашу азагында хезмәткәр укучыларга хокук саклау органнарына хокукка каршы акцияләр уздыру өчен килгән хәбәрләр турында кичекмәстән хәбәр итәргә, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Бәләбәй шәһәрендәге дежур бүлегенә 8-34786-5-89-27 телефоны буенча шалтыратырга кирәклеге турында хәбәр итте.
Светлана Шириня.
Фотолар 15 нче мәктәптән.