Истәлекле көн уңаеннан Аксаков авыл җирлеге китапханәсе хезмәткәрләре 41нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары өчен «Әфганстанның кайнар күз яшьләре»дигән гыйбрәтле чара үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларга Әфган һәм Чечен сугышлары вакыйгалары хроникасын тәкъдим иттеләр. Бу дәреслекләрдәге коры фактлар түгел, ә укучыларга ул вакыйгаларның киң колачлы һәм фаҗигалебулуын тоярга мөмкинлек биргән бәян булды. Шәхси тарихларга аерым игътибар бирелде. Сугышчыларның ерак хезмәт урыннарыннан туганнарына хатларын уку үткән белән бүгенге арасында күпер булды, балаларга алгы сызыкта булганнарның хис-кичерешләрен, курку һәм өметләрен тоярга мөмкинлек бирде.
Чараның игътибар үзәгендә 2000 елның гыйнварында Чечняда вафат булган Аксаков мәктәбен тәмамлаган Баһаветдинов Ринат тарихы булды. Аның кыска, әмма якты тормышы, батырлыгы турындагы хикәя аеруча дулкынландырды,чөнки Баһаветдинов Ринат – якташыбыз, аның үрнәге мәңгегә истә калачак. Ул еллар халәтенә тирәнрәк чуму өчен, катнашучылар әлеге сугышлар турында документаль фильмнардан клиплар һәм өзекләр карадылар.
Чара азагында катнашучылар һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сүз уңаеннан, китапханәдә шулай ук «Әфганстан ялкыны һәм көле»тематик күргәзмә-витринасы бизәлгән иде. Анда үз бурычларын ахырга кадәр үтәүчеләрнең схәрби үткәнен чагылдырган китаплар, документлар, фотографияләр тәкъдим ителде.
Регина Иванова әзерләде. Фотолар китапханәдән.