Пилотсыз системалар операторы эше турында Бәләбәй БПЛА махсус отряды сугышчысы «Пономарь» позывноен йөрткән Александр Пономарев сөйләде.
Тыныч тормышта аның үз бизнесы була – Александр уңышлы шәхси эшмәкәр. 2025 елда ул үз төләге белән Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Ватанны саклауга баса.
Ни өчен сайлау нәкъ менә пилотсыз системалар юнәлешенә төшкән?
БПЛА гаскәрләре махсус хәрби операция шартларында аерым роль ала. Бу эш Русия гаскәрләрен алга җибәрүдә үтә мөһим һәм зур әһәмияткә ия. Хезмәтнең төп өстенлеге – хәрби орыну сызыгыннан еракта эшләү.
Александр СВОда дроннар бөтен җирдә кулланыла, ди, чөнки алар ударларның төгәллеген арттыра, оборонаны көчәйтә һәм хезмәтне куркынычсызрак итә. Аның сайлавы – ярдәм аеруча кирәк булган җирдә булу һәм уртак җиңү өчен үз белгәннәрен куллану өчен аңлы адым.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Тулырак мәгълүмат 8-987-040-23-30 телефоны буенча.
Фото Азат Сәхабиевның ВК битеннән.