Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль , 13:00

130 китап яңа укучылар тапты

9-15 февраль көннәрендә узган”Яратып китаплар бүләк итегез” Бөтенрусия акциясендә катнашу нәтиҗәсендә Бәләбәй районы китапханәләре 130 басма белән тулыланды. Ул Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган иде.

130 китап яңа укучылар тапты
130 китап яңа укучылар тапты

 –  Бер атна дәвамында Бәләбәй районы халкы акциядә актив катнашты, китапханәләргә үзләренең өй коллекцияләреннән китаплар бүләк итте. Бу вакыт эчендә безгә классикадан һәм заманча прозадан алып фантастикага, детективларга, балалар һәм танып белү китапларына кадәр төрле жанрдагы 130 дан артык басма тапшырылды,  –  дип сөйләде үзәк биләмәара китапханә директоры Ирина Кирьянова.

Үзәк китапханә киштәләрен  50дән артык яңа басма тулыландырды. Мәгълүмат храмы хезмәткәрләре укучыларга О.Т. Насыйровка, П. Л. Герасимовка, И. Ә. Миңнулловка һәм башкаларга киитаплары, шулай ук китапка мәхәббәт һәм күңел юмартлыгы өчен рәхмәт белдерәләр.

2 нче авыл китапханәсенә бер бүләк Гүзәл Кричевская бүләк иткән «Бәләбәй буйлап 80 минутта җәяү» юл күрсәткече булды.

– Үзәк балалар китапханәсе 34 данәгә баеды, - диде китапханәче Надежда Сәетгәрәева. – Акциядә иң актив катнашучылар Анна Кремлякова, Гүзәл Сухорукова, Галина Шкварчук, шулай ук яшь укучылар Юлия Петрова, Милана Сафиуллина, София Солтанова булдылар.

Китапханәләрдә бүләк ителгән китапларның күргәзмәләре әзерләнгән, аларның һәркайсы бүләк итүченең җылысын һәм сүз белән яңа очрашуларга өмет алып килүче аерым сәнгать әсәре буларак бирелде.

"Сез китаплар бүләк итеп кенә калмыйсыз – сез вакыт, игътибар һәм кемгәдер тулы бер дөнья ачу мөмкинлеге бүләк итәсез. Безнең китапханәләрне  җылы һәм чын-чынлап өй китапханәләре итүегез өчен рәхмәт!"- диләр китапханәчеләр һәм укучыларын кунакка көтәләр.

Укуга мәхәббәт әйләнә-тирә дөньяны берләштерсен һәм яхшырак, игелеклерәк һәм яктырак итсен!

Светлана Прокофьева. Фотолар китапханәләр тарафыннан бирелде

 

 

130 китап яңа укучылар тапты
130 китап яңа укучылар тапты
130 китап яңа укучылар тапты
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас