Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль , 17:00

Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, «Тарихи хәтер» партпроектын гамәлгә ашыру кысаларында, Бәләбәй тарих-туган якны өйрәнү музее «Рус җире – Геройлар Ватаны» муниципаль хәрби -тарихи квестын үткәрү мәйданчыгына әйләнде. Чарада  колледжлар һәм Бәләбәй шәһәрендәге СамДТУ филиалы студентлары катнашты.

Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды
Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды

Квест  катнашучыларны хәрби вакыйгаларына  чумдыру, аларның логик фикерләвен, тапкырлыгын һәм команда рухын җәлеп итү өчен эшләнгән. Катнашучылар Русия хәрби тарихының төп мизгелләре белән бәйле катлаулы табышмакларны чиште, хәрби бүләкләрнең күчермәләре белән эшләде, аларның тарихын, әһәмиятен һәм батырлыкларын өйрәнде, архив кинохроникасы фрагментларын анализлады, төп тарихи вакыйгаларны билгеләде. «Хәрби лото» уены белемнәрен ныгытырга мөмкинлек биреп, азарт һәм уңыш элементын өстәде һ.б.

Бөтен квест дәвамында сәламәт конкуренция һәм чын кызыксыну атмосферасы хөкем сөрде. Командалар актив хезмәттәшлек иттеләр, стратегияләр турында фикер алыштылар һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Бәләбәй гуманитар-техник көллиятенең техник бүлегеннән «Бөекләр» командасы җиңүче булды, «Энергия» (Механизация һәм электрлаштыру көллияте) һәм «Батальон» (медицина көллияте) командалары призерлар булды.

Җиңүчеләрне истәлекле кубоклар белән бүләкләделәр, алар уңышларын искә төшереп торачак. Чарада катнашучыларның барысы да бүләкләр алды, әмма, иң мөһиме, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән тулыланды.

Регина Иванова әзерләде. Фотолар музейдан.

 

Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды
Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды
Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды
Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды
Бәләбәйдә яшьләр өчен хәрби-тарихи квест узды
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас