– 350 тонна минераль ашлама кайтардык. Тагын 50 тонна китерәсе калды. Быел рапс чәчүлекләрен бераз арттырырга уйлыйбыз. Беренчедән, бүген бу иң югары уңыш бирә торган, табышлы майлы культураларның берсе. Аңа ихтыяҗ елдан-ел арта. Рапс сату исәбенә без хуҗалыкны үстерү, киләчәккә планнар кору мөмкинлегенә ия. Өстәвенә, рапс бөртекле культуралар өчен яхшы, аны алдан чәчү күп кенә туфрак патогеннарының, шул исәптән тамыр черүләренең тәэсирен баса, - дип аңлатты Александр Шахов.
Хуҗалыкта көнбагыш та чәчәргә җыеналар. Чәчүлекләрнең бер өлешен бөртекле культуралар биләячәк. Чәчү вакытында монда бары тик майлы һәм бөртекле культураларның элиталы орлыкларыннан гына файдаланалар.
"Өсән" предприятиесендә ел саен яңа тракторлар һәм тагылма җайланмалар сатып алырга тырышалар. Әйтик, узган ел лизингка «VERSATILE RSM-2400»тракторы сатып алганнар.
– Барысы да план буенча бара. Иң мөһиме, кадрлар сынатмасын. Хуҗалыкта, миннән һәм улым, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Денис Шаховтан тыш, бүген сигез кеше эшли, – дип сөйләде Александр Николаевич.
"Өсән" җәмгыятендә тиздән ашлык склады төзи башлаячаклар. Әле яңа уңышны урып-җыю башланганчы объектны файдалануга тапшырырга өлгерү өчен кирәкле төзелеш материаллары кайтарыла. Метеорологлар быел яз вакытыннан алда киләчәк, дип кисәтә. Бу аграрийларны алдагы авыл хуҗалыгы сезонына әзерлек темпларын тизләтергә этәрә.
Айрат Гомәров, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш инженеры:
– Язгы кыр эшләренә 226 трактор, шулай ук 70 йөк автомобиле җәлеп ителәчәк. Муниципаль районның барлык хуҗалыкларында да авыл хуҗалыгы машиналары һәм тагылма техника ремонтлана. Трактор паркының әзерлеге бүгенге көнгә – 80%, тагылма техника әзерлеге 89% тәшкил итә. Агросәнәгать комплексында тракторларны техник тикшерү 10 марттан 30 мартка кадәр булачак.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ягулык -майлау материаллары (дизель ягулыгы) белән тәэмин ителеше ихтыяҗның 20,4% тәшкил итә (кирәк булган 587 тоннаның 120 тоннасы кайтарылган), запас частьләр белән – 96%.
Римма Солтанова
Елена Петрова фотолары