Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль , 11:00

Монда Хәтер яши, чемпионнар әзерләнә

«Атлант» спорт клубында пауэрлифтинг федерациясе рәисе, Башкортостан Республикасының атказанган тренеры Хайдуков Василий Петрович истәлегенә багышланган традицион, инде унөченчесе, ятып рус жимы (русский жим лежа) буенча турнир узды.

Монда Хәтер яши, чемпионнар әзерләнә
Монда Хәтер яши, чемпионнар әзерләнә

Быел турнир үзенчәлекле төс алды. Анда бары тик «Атлант» спорт клубында тәрбияләнүчеләр генә катнашты. Нәкъ менә шушы үзенчәлек чараны чын-чынлап дустанә итте. Күнеккән көндәшлек көрәше урынына  үзара ярдәм һәм иптәшлек халәте хөкем сөрде. Көндәшләр бер-берсен дәртләндереп кенә калмадылар, күнегүләр эшләгәндә кыйммәтле киңәшләр дә бирделәр, спорт туганлыгының чын рухын күрсәттеләр.

Биш авырлык  категориясендә җиңүчеләр булдылар:

Данил Басшибаев (60 кг га кадәр);

Егор Артемкин (67,5 кг га кадәр);

Альберт Абдуллин (82,5 кг га кадәр);

Максим Лифанов (90 кг га кадәр);

Станислав Щукин (90 килограммнан артык).

Турнирның хөкемдарлыгын әлеге спорт төре буенча Русиянең спорт мастеры И.В. Бушуев үз өстенә алды, ул бәяләүнең объективлыгын һәм гаделлеген тәэмин итте. Призлы урыннар алган барлык спортчылар исемле грамоталар һәм гравировкалы истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр.

Безнең заманда, технологияләр һәм ясалма интеллект тормышның барлык өлкәләренә үтеп кергәндә, кешеләр ихласлыкны, гадилекне һәм чын хисләрне торган саен күбрәк бәяли. Нәкъ шушы хәл “Атлант "ка бик күп яшь егетләрне җәлеп итә. Бу уникаль клуб яңа буынны  кызыктыра торган 90 нчы еллар романтикасын саклап калды.

Яшь буын клуб ветераннарына – кайчандыр Василий Петрович белән бергә шөгыльләнгән һәм әлегә кадәр «Атлант»ка тугры калган кешеләргә хөрмәт һәм чын кызыксыну белән карый. Бу кешеләр – клуб тарихы, аның традицияләрен һәм рухын саклаучылар.

Әле «Атлант "ка йөрүче егетләрнең күбесе тренерны беркайчан да исән чагында  күрмәсәләр дә, монда һәрвакыт хөкем сөргән идеалларга кушылу өчен уникаль мөмкинлеккә ия. Василий Петровичның спортка тугрылыгы, кешелек рухының көченә ышанычы бүген дә “Атлан”та\ диварларында яши, яңа буыннарны казанышларга һәм җиңүләргә рухландыра.

 

*Жим лежа – одно из трех базовых упражнений в пауэрлифтинге наравне с приседаниями и становой тягой.

Кирилл Хайдуков,  «Атлант» клубы җитәкчесе

 

 

Монда Хәтер яши, чемпионнар әзерләнә
Монда Хәтер яши, чемпионнар әзерләнә
Монда Хәтер яши, чемпионнар әзерләнә
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас