Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль , 09:00

Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне.

Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне. Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз! Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне.
Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне.

Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конферен­циясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.

Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда бенгаль теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк.

Бездә, бөтен тарафлардагы сыман, бу көнгә багышланган чаралар елдан-ел оештырылып килә

Зәйфә Салихова әзерләде.

Икенче фотода: Бенгаль телен рәсми тел буларак саклап калу өчен марш, 1952 елның 21 феврале, Дакка,  Бангладеш.

 

Өченче фотода: 21.02.1952да бенгаль теле өчен җаннарын биргәннәрне искә төшерүче "Шаһид Минар" (Җәфа чигүчеләргә һәйкәл), Бангладешның  Дакка университеты шәһәрчеге.

Фотолар ачык чыганаклардан.

Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне.
Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне.
Бүген, 21 февраль, – Халыкара туган тел көне.
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас