Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль , 11:00

Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Бәләбәй районы мәгариф учреждениеләрендә яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән тематик конкурслар һәм хәрби-спорт уеннары оештырылды.

Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды

Башкорт гимназия-интернатының сигезенче сыйныф укучылары "Ягез әле, егетләр!" чарасында катнашканнар, аны Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Галинур Тиморшин оештыган.

Бу чара автоматны җыю һәм сүтүне, гер күтәрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм турникта тартылуны үз эченә алган. Сынаулар балаларның физик әзерлеген тикшерү белән бергә чын ир-атка хас сыйфатлар – җаваплылык, тәвәккәллек һәм бер-береңә ярдәмләшүне үстерергә ярдәм итә.

***

8 нче мәктәптә шулай ук "Ягез әле, егетләр!" хәрби-патриотик конкурсы 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларын берләштергән. Чараны оештыручылар – мәктәп педагоглары Алексей Емельянов, Надежда Кириллова һәм Ольга Непряхина.

Ярышның программасы "Строй һәм җыр смотры", "Көч этабы","Химик саклау нормативлары", "Автомат җыю-сүтү", "Тизлеккә кул эшләре" һәм  "Тактик медицина" ярышларыннан  торган.

***

Чуваш гимназиясендә 5-7 сыйныфлар өчен "Аҗаган " хәрби-спорт уены үткәрелгән.

Ярыш барышында гимназистлар "Строй әзерлеге", "Строй һәм җыр смотры", "Противогаз кию", "Калашников автоматын сүтү һәм җыю", "Төймә тегү" һәм "Тартылу" этапларында бердәмлекләрен, җитезлекләрен һәм белемнәрен күрсәткәннәр.

Мондый чаралар мәгариф учреждениеләренең яшьләрдә хәрби һөнәр күнекмәләре булдыруга, ил тарихына һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләүгә, шулай ук һәр Ватанны саклаучыга кирәкле физик һәм әхлакый сыйфатларны үстерүгә ярдәм итүенең ачык мисалы булып тора.

Алсу Фәизова.

Фотолар мәгариф учреждениеләреннән.

.

 

Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Бәләбәйдә бәйрәм алды хәрби-патриотик уеннары узды
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас