Бәйрәмнең тантаналы өлешен район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев ачып җибәрде, ул җыелучыларны бәйрәм белән котлады. Һөнәрләрендә аерылып торган, иҗтимагый эшчәнлектә һәм гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан бәләбәйлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук сугыш кырларында һәлак булган батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Катнашучыларны шулай ук БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның урындагы үзидарә комитеты рәисе Владимир Нагорный котлады. Ул район хезмәтчәннәрен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, волонтерларга һәм СВОга ярдәм итүчеләргә карата аеруча җылы сүзләр яңгырады. Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Йәрмәкәй районнары хәрби комиссары Рөстәм Сәхабов СВОда һәлак булганнарның туганнарына бүләкләр тапшырды. Бу күңелне нечкәртерлек тантана беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар сәхнәгә чыккан һәркемне озак алкышлады.
Бу көнне сәхнәдән солдатларның батырлыклары, Ватанга мәхәббәт һәм рус халкының көче турында шигъри һәм музыкаль әсәрләр яңгырады. Халык җырлары, хореографик номерлар һ.б. кичәнең барлык кунаклары өчен күңелле музыкаль сюрприз булды. Программада Бәләбәй районының иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.
Бәйрәм концерты Ватанны саклаучыларның барысына да батырлыклары һәм хезмәткә тугрылыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге булды.
Светлана Прокофьева. Елена Петрова фотолары