Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль , 12:00

Русия сугышчысы 108 көн күпер оборонасын тоткан

Батырлыгың белән горурланабыз, солдат!  

Русия сугышчысы 108 көн күпер оборонасын тоткан
Русия сугышчысы 108 көн күпер оборонасын тоткан

Бохара позывнойлы Русия сугышчысы Машраб Акмурадов  Херсон өлкәсендә 108 көн күпер оборонасын тоткан. Аның батырлыгы турында Telegram дагы “Два майора” хәйрия фонды язып чыккан.

2025 елның февралендә 8 кешедән торган ике төркем хәрби бурыч үтәргә юллана, кызганычка каршы, беренче көнне үк алар дошман артиллериясеннән, кассеталы боеприпаслардан, инометр, танк һәм БПЛАдан  зур югалтулар кичерә. Икенче көнгә нибары ике солдат исән кала, сугышчыларның берсе каты яраланган була. Иптәшләре һәлак булуга карамастан, алар куелган бурычны үтиләр.

Бу хәлләрдән соң Акмурадов 21 көн иптәшен сазлыклардан сөйрәп бара. Кайсыдыр моментта аны ачыклаганнар һәм ВСУ беспилотнигы аның өстенә яндыргыч снаряд ташлый, ә ул шартламый... Бу көнне Бохара үзенең икенче туган көне дип  саный.

Яралануына карамастан, ул, дошманны алыш вакытында этеп чыгарып, тимер юл күперендә позицияне ала. Командование аны төрле техника ярдәмендә эвакуацияләргә тырышкан, әмма бар да юкка булган. Нәтиҗәдә Бохара 10 марттан 2 июньгә кадәр күпер оборонасын тоткан. Бу вакыт эчендә Русия дрон операторлары аны  ризык һәм дарулар белән тәэмин иткән.

Өшү аркасында Акмурадов ике аягын да югалткан. Ул “Батырлык ордены” наградасына  тәкъдим ителгән.

Фото: Ренат Таюпов.

Чыганак: "Өмет"

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас