Конкурста Бәләбәй шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Паргев Беридзе (укытучысы Людмила Егоровна Шәйхуллина, концертмейстеры Татьяна Александровна Сөнәгатова) чыгыш ясады.
Жюри карары белән Паргев Беридзе конкурста гран-при иясе булды!
Моңа кадәр егет республика вокал конкурсларында Гран-прига һәм беренче урыннарга лаек булган иде инде.
Паргев Беридзе – академик ялгыз җырлауның үсеп килүче йолдызы! Бу исемне истә калдырыйк!
Мила Любченко. Фотоны Л. Шәйхуллина тәкъдим итте