Дәүләт хәвефсезлеге хезмәткәре 8-11 сыйныф укучылары белән “Монументларны, һәйкәлләрне мәсхәрә итү, балигъ булмаганнарны террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне булдырмау” темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Ул гимназистларга террорчылыкның халыкара хәвефе турында җентекләп сөйләде, террорчылыкка каршы тору чараларын һәм бу өлкәдәге законнарны аңлатты, мессенджерлар, компьютер уеннары кулланганда мошенниклардан янаулар турында кисәтте. «Җиңел» акча эшләү теләге балаларны төрле төркемнәргә керүгә һәм закон тарафыннан катгый җәзалана торган террорчыларның хокукка каршы күрсәтмәләрен үтәүгә китерә.
"Ватанга мәхәббәт – хис кенә түгел, бурыч та. Ил яхшырак булсын, анда тынычлык һәм гаделлек хөкем сөрсен, бәхетле һәм имин кешеләр яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк”, – дип йомгаклады көч структурасы хезмәткәре.
Очрашу азагында ул укучыларга югарыда әйтелгән гамәлләр турында хәбәрләр килсә, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Бәләбәй шәһәре бүлекчәсе дежурына 8-34786-5-89-27 телефоны буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген әйтте.
Светлана Шириня.
1 нче гимназия фотолары