Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль , 15:00

Туган телгә хөрмәт күрсәтеп

21 февраль – Халыкара Туган тел көнендә Бәләбәй татар гимназиясендә туган татар телен зурлап, аңа хөрмәт күрсәтеп, бик күп чаралар узды. Һәр класс аны үзенчәлекле, истә калырлык итеп билгеләде.

Туган телгә хөрмәт күрсәтеп
Туган телгә хөрмәт күрсәтеп

Әйтик, 2 нче класс укучылары башкорт һәм татар халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын барладылар. Мавыктыргыч “Туган як табигате”, “Башкорт тирмәсе” осталык класслары оештырылды.

 4 А классы укучылары “Минем туган телем” дигән класстан тыш чара үткәрделәр. Чарада балалар туган телләр турында видеофильм карадылар. Укучылар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар әйтештеләр, яттан шигырьләр укыдылар һ.б.

 7 А классында исә  мавыктыргыч “Онытылган сүзләрне терелтәбез” дәресе узды.

Укучылар борынгы бабаларыбыз кулланган бик сирәк сүзләр һәм әйтемнәр белән танышып,  аларны өйрәнеп,  туган як тарихын тирәнрәк белделәр.

Туган тел көне алдыннан гимназия китапханәсендә “Туган телеңне бел һәм ярат” китап күргәзмәсе, “Туган телдә китап укыйм” акциясе оештырылды.

Һәркайсыбыз өчен Туган тел  бердәнбер. Аңа Халыкара туган тел көнендә генә түгел, көн саен хөрмәт күрсәтик, өйрәник. Иң мөһиме, көн саен, һәр җирдә туган телебездә сөйләшергә омтылыйк. Туган теле – чиксез рухи хәзинә, аның бетүенә юл куймыйк!

Зәйфә Салихова.

Фотолар Татар гимназиясеннән.

Туган телгә хөрмәт күрсәтеп
Туган телгә хөрмәт күрсәтеп
Туган телгә хөрмәт күрсәтеп
Туган телгә хөрмәт күрсәтеп
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас