Бәләбәйлеләр һәм шәһәр кунаклары, гадәттәгечә, муниципаль бәйрәмгә күңел ачу, уеннарда катнашу һәм кайнар белен белән сыйлану өчен җыелдылар. Шәһәр кышны күңелле итеп, киң колач белән озатты.
"Урал-Батыр" милли- мәдәни сарае һәм Үзәк мәдәният сарае иҗат коллективлары кунакларны "Масленичный разгуляй" тамашасы белән каршы алдылар. Тамашачылар артистларга кушылып җырладылар, күңелле уеннарда катнаштылар, туңмас өчен музыка тактына хәрәкәт иттеләр.
Мәгариф оешмаларыннан уннан артык төркем "Масленицалар парады"фестивалендә катнашты. Матур костюмнар кигән коллективлар дәртле халык җырлары, биюләре, уеннар һәм мәзәкләр белән тамашачыларны сөендерделәр.
Балалар һәм теләге булган һәркем күңелле бәйгеләрдә катнашты, көч һәм җитезлек буенча ярышты, озын буйлы курчаклар белән фотога төште. Уеннарны һәм ярышларны "Яшьтәш"яшьләр сәясәте учреждениесе һәм "Чемпион"спорт мәктәбе хезмәткәрләре оештырды.
Ә тәбикмәксез нинди бәйрәм була ди инде? Олысы да, кечесе дә кызаоып пешкән бленнәрдән авыз итте.
Күңел ачуларының кульминациясе Кыш карачкысын яндыру булды, бу салкыннар белән хушлашу һәм озак көтелгән җылылык башлану символы булды. Рәхим ит, Язсылу!
Светлана Прокофьева. Елена Петрова фотолары.
Фоторепортаж: vk.com/album-37210187_30905...