Гадел хөкем дөньясына сәяхәт суд бинасы буенча мавыктыргыч экскурсиядән башланды. Укучылар суд системасы структурасы белән кызыксынып таныштылар, аның тарихына чумдылар, музейда булдылар, анда Бәләбәйдә суд хакимиятенең барлыкка килүе һәм үсеше турында белделәр. Бу аларга дәүләтнең иң мөһим институтларының берсенең ничек эшләвен күрергә һәм аның законлылык һәм тәртип тәэмин итүдәге ролен аңларга мөмкинлек бирде.
Аннары суд рәисе Лениза Гәрәева сүз алды. Ачык һәм ышанычлы әңгәмә форматында ул судьяларның югары миссиясе, гадел хөкем итү өчен кирәкле сыйфатлар һәм әлеге җаваплы вазыйфага кандидатларга карата катгый таләпләр турында сөйләде. Балигъ булмаганнарның җинаять һәм административ җаваплылыгы мәсьәләләре буенча фикер алышу әңгәмәнең мөһим өлеше булды.
Хокукый грамоталылыкның гамәли аспектлары белән таныштыруны суд рәисе ярдәмчесе Ирина Хөснуллина дәвам итте. Ул мошенниклык схемаларында катнашу белән бәйле куркынычлар, аерым алганда, дропперлык – ялган затлар аша акча юу ысулы турында җентекләп сөйләде.
Очрашуның кульминациясе махсус хәрби операция ветераны Александр Нестеренконың чыгышы булды. Ул Ватанны саклаучы булуның нәрсә икәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты, СВО зонасында сугышчан юлы турында сөйләде.
Александр Андреевичның "Башкортстан Геройлары"программасында катнашуы турында сөйләве аеруча кызыксыну уятты. Ветераннарны, СВОда катнашучыларны һөнәри яктан яңадан әзерләүгә, аларны тыныч тормышка җайлаштыруга һәм яңа карьера перспективаларын үстерүгә юнәлдерелгән бу кадрлар программасы дәүләтнең үз мәнфәгатьләрен яклаучылар турында кайгыртуының ачык мисалы булып тора.
Очрашу җанлы, иркен әңгәмә форматында узды. Гимназистлар игътибар белән тыңладылар, кызыксынуларын һәм омтылышларын күрсәтеп, сораулар бирделәр
Бәләбәй шәһәр суды матбугат хезмәте матери аллары буенча Регина Иванова әзерләде.