Новости
26 Февраля , 06:00

Менә шундый март килә!

Синоптиклар фаразларына колак салыгыз.

Менә шундый март килә!Менә шундый март килә!
Менә шундый март килә!

Белгечләр әйтүенчә, март башында республикада 0 градуска кадәр җылытачак. Әмма аннары төбәк территориясен салкын дулкын каплаячак.

8 мартка һава температурасы төнлә минус 30 градуска кадәр төшәчәк, көндез минус 16-19 градус булачак.

9 марттан салкыннар республикадан китәчәк һәм бүтән кайтмаячак.

Һава акрынлап җылына башлаячак — 5 градустан 0 градуска кадәр.

Мартның икенче яртысында аномаль җылы һава торышы киләчәк. Һава температурасы плюс 7-11 градуска кадәр күтәреләчәк.

Яз килә тиздән, дуслар, яз килә!

Елена Петрова фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас