Барысы да хатын-кыз янәсе танышыннан алган мессенджердагы хәбәрдән башлана. Хәбәрнең тексты кыска һәм серле була: "Сәлам, таныйсыңмы аны? Бүген үлде". Хәбәргә сылтама беркетелгән була. Хатын аның буенча күчкән һәм шуның белән мошенникларга аның кәрәзле телефоны белән идарә итүгә юл ачкан.
Зыян күрүче банк кушымтасын тикшергәч, аның счетыннан җиде мең сум күчерелгәнен ачыклый.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары район халкына уяу булырга һәм таныш булмаган хәбәрләрдән сылтамалар буенча күчмәскә киңәш итә, бигрәк тә алар шик тудырса. Исегездә тотыгыз, мошенниклар даими алдауның яңа ысулларын уйлап таба, һәм сезнең сак булуыгыз гына күңелсез хәлләрдән качарга ярдәм итәчәк.
Регина Иванова әзерләде