Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль , 15:00

"Намуслы кеше һәм яхшы министр..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың кулга алынуын шәрехләде.

"Намуслы кеше һәм яхшы министр..."
"Намуслы кеше һәм яхшы министр..."

- Мин Әминә Ивниевнаны бик намуслы кеше һәм яхшы министр дип саныйм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ул 2012 елдан бирле эшли. 14 ел эшләү - мәдәниятебезнең, аның институтларының, мәдәният инфраструктурасының чәчәк ату чоры, бу - аның Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә башкарган зур хезмәте.

Радий Хәбиров аның кулга алынуы белән бәйле вәзгыятьне, бик авыр һәм аңлаешсыз, дип атады.

- Мин һәрвакыт, тикшерү ачыклар, суд карар кабул итәр, димен. Балигъ булмаган балалы хатын-кызга һәм анага карата ни өчен арест сыйфатында кырыс чара сайлануын аңлый алмыйм, - дип билгеләде Башкортстан Башлыгы.

Ул Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаевтан министр вазыйфасын башкаручы кандидатура буенча тәкъдимнәр кертүне сорады.  Ул Хөкүмәттән Әминә Шәфыйкованың гаиләсе белән элемтәгә керүләрен һәм аңа кирәкле ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүнең Басман районы суды  19 февральдә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы акча туздыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләп, 17 апрельгә кадәр сак астына алды. 

 

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас