Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль , 16:00

Кар җыю да, подъездларны ремонтлау да…

Кыш ахырына якынлаша, ләкин Бәләбәйдә әле кар шактый күп. Идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләр белән берлектә шәһәр территорияләрен планлы рәвештә кардан азат итәләр.

Кар җыю да, подъездларны ремонтлау да…
Кар җыю да, подъездларны ремонтлау да…

«Минем шәһәрем» идарәче компаниясе җәмгыяте ихата себерүчеләре Андрей Корнилов, Эльдар Низамов, И.Насретдинов, тракторчы Сергей Скворцов (фотода) йорт яны участокларында кар чистарталар, баскычларны һәм күпфатирлы йортларга керү юлларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын тазарталар. Ремонт-төзелеш участогы начальнигы Андрей Смольников җитәкчелегендә балта осталары Анатолий Салмин, Салават Сәетгәрәев, Илшат Сәлманов (фотода) йорт түбәләреннән кар төшерәләр. Шуңа бәйле шәһәр халкын мондый эшләр уздырыла торган зоналарда са кбулуларын сорыйбыз.

Шулай ук күпфатирлы йортлар подъездларында агымдагы ремонт дәвам итә. Бу көннәрдә буяучылар Алена Бессилина, Елена Данилова, Ирина Матвеева һәм Клара Фатеева (фотода) Ленин урамындагы 13 нче йорт подъездларында буяу эшләре алып баралар.

Яз җитү белән ТКХ хезмәткәрләре халыкка хәвефсез  һәм уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән башка эшләр  белән дә мәшгуль булачак.

Галина Хөснетдинова, «Минем шәһәрем» идарәче компаниясе  директоры.

Идарәче компания фотолары

 

Кар җыю да, подъездларны ремонтлау да…
Кар җыю да, подъездларны ремонтлау да…
Кар җыю да, подъездларны ремонтлау да…
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас