"Якын Көнчыгышның кайбер илләрендә хәл катлаулы. Бу илләрдә шактый күп туристлар бар, әлбәттә, Башкортстаннан да анда туристлар күп", - дип билгеләде төбәк башлыгы.
Республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы башлыгы Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә Башкортстанның Әмирлектәге вәкиленә оештыру-техник сораулар белән республиканың 25 гражданы мөрәҗәгать иткән: урнашу урынын табарга, туроператорлар белән элемтәгә керергә ярдәм итү һ.б. Моннан тыш, барлык операторлар да очрашуга барганнар һәм туристлар өчен бушлай мобиль интернет һәм тавыш трафигы пакетлары биргәннәр. Төбәк башлыгы вәзгыятьне контрольдә тотарга кушты.
Светлана Шириня әзерләде