Барлык яңалыклар
Новости
2 март , 15:00

Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар

Ел саен уздырыла торган «Батырлык атналыгы» патриотик акциясе кысаларында Бәләбәй шәһәре 1 нче гимназиясенең беренче сыйныф укучылары Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге эше белән таныштылар

Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар
Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар

Чараны бүлекнең өлкән юрисконсульты Гүзәл Шаһидуллина ачып җибәрде. Ул балаларга мошенникларның интернетта балаларны ничек алдаулары турында сөйләде, челтәрдә кибергигиена кагыйдәләрен, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту, шулай ук хокук бозулар өчен җаваплылык чараларын аңлатты.

Аннары мобилизацион әзерлек һәм мобилизация буенча өлкән инспектор Азамат Биккинин укучыларга техника, корал, экипировка һәм хезмәткәрләр эштә куллана торган махсус чараларны күрсәтте.

ЮХХДИ идарәсенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Алинә Әмирова беренче сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеге, юллар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре сөйләде  һәм юл аша чыкканда игътибарлы булу турында искәртте. "Баланы харап итмә, эләктер!" социаль кампания кысаларында ул хәвефсезлек каешының әһәмиятен  сөйләде.

Балаларны шулай ук юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең патруль автомобиле белән таныштырдылар. Алар патруль машинасының төзелешен, яктылык һәм тавыш сигнализациясен гамәлдә күрә алдылар. Һәр балага патруль машинасында утыру һәм үзен юл-патруль хезмәте инспекторы ролендә хис итү мөмкинлеге бирелде.

Бүлекнең шәхси состав белән эшләүче өлкән белгече Гүзәл Сафина гимназистларга бүлектә экскурсия үткәрде. Алар кинология хезмәтендә булдылар, анда хезмәт этләре белән таныштылар, һәм бүлек музеенда булып, полиция бүлегенең барлыкка килү тарихын  белделәр.

Чараның кульминациясе иҗади осталык классы булды. Гүзәл Сафина балаларга полицейскийларның гипс сыннарын, патроннар, кул богаулары һәм пистолетларны буяу белән буярга тәкъдим итте. Үзләре буяган бу сыннарны балалар истәлекле бүләк итеп өйләренә алып кайттылар.

Очрашу истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.

Регина Иванова әзерләде. Фотолар Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы бүлегеннән.  

 

Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар
Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар
Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар
Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар
Гимназистлар полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас