Барлык яңалыклар
Новости
3 март , 15:00

Бәләбәйдә бер хатын танышын чүкеч белән сугып үтергән

Бәләбәйдә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз үтерү эше буенча суд тикшерүе фигуранты булачак. Прокуратура мәгълүматы буенча, узган елның көзендә хатын һәм аның танышы арасында бергә  алкоголь куллану аркасында низаг  килеп чыккан.

Бәләбәйдә бер хатын танышын чүкеч белән сугып үтергән
Бәләбәйдә бер хатын танышын чүкеч белән сугып үтергән

Ачуланышу барышында хатын чүкечне ала һәм ир-атның башына суга. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр, ләкин, табибларның тырышлыгына карамастан, өч атнадан ул аңына килмичә үлгән.

Шикләнелүче үз гаебен өлешчә генә таныган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Бәләбәй шәһәр судына җибәрелгән.

Регина Иванова әзерләде

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас