Бу безнең төбәктә шундый уникенче мәктәп. Анда 640 бала укыячак. Аның белән берләштерелгән балалар бакчасы 160 баланы кабул итә ала.
"Мәктәп зур, матур. Ул яңа төзелеш районында урнашкан, шуңа күрә анда балалар җитәрлек. Балалар бакчасы белән берләштерелгән. Мәктәп Әскәр өчен социомәдәни үзәк булыр дип ышанам. Ул чәчәк атсын. Укытучыларына нык сәламәтлек. Бу мәктәптән илнең иң талантлы кешеләре чыгар дип ышанам", – диде Хәбиров.
Светлана Шириня әзерләде