Барлык яңалыклар
Новости
3 март , 12:00

Өч тәүлек үлгән иптәше янында булган

Исән калган Уфа туристы тугыз көнен - кар астында, өч тәүлеген иптәшенең мәете янында уздырган. Уфадан дүрт турист һәлак булган Кваркуш платосындагы фаҗиганең яңа нечкәлекләре билгеле булды. «Звезда» хәбәрчесе эзләүдә катнашучылар белән аралашкан.

Өч тәүлек үлгән иптәше янында булган
Өч тәүлек үлгән иптәше янында булган

Төркем буранга эләккән. Өч ир-егет, шул исәптән 67 яшьлек Сергей, карда ышык урын казыган һәм тент белән капланган. Аларның утыннары, ашамлыклары һәм ягулыклары булган, ләкин барысы да диярлек кагылмыйча калган.

Бераздан аларның берсе тышка чыгып өшеп үлгән. Калган икесе сыену урынында тугыз көн үткәргән. Өч тәүлек элек икенчесе үлгән, һәм Сергей аның мәете белән калган.

Калган ике турист стоянкадан җәяү киткән. Аларны ышыкланган урыннан 3,7 километр ераклыкта үле килеш тапканнар. Каргизгечләр урынында калган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-егетләр паникага бирелгән.

Исән калган Сергейны авыр хәлдә, ләкин аңында тапканнар. Аны җылытканнар, чәй эчергәннәр. Аның куллары нык өшегән, аяклары тәртиптә. Шәхси вертолет белән аны Красновишерск хастаханәсенә китергәннәр. "Яшәячәк", — дип хәбәр иткән волонтер Сергей Брусенцев.

Уфа туристлары Дятлов артылышыннан 100 чакрымнан да кимрәк ераклыкта Табут тавында табылган. Бу төркемгә "яңа дятловчылар" дип исем кушканнар да инде.…


Фото: скриншот видео / Телеканал «Звезда»

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас