Петр Иванов һәм Андрей Маркелов үзләрен балыкчы-спортчылар дип атыйлар. Кыш уртасыннан алар буага киләләр һәм балыкка кислород китерү, балыкларның кышкы “катып калуына” юл куймау өчен чокырлар ясыйлар.
Алар балык тоту сәламәтлекне сакларга ярдәм итә, дип сөйләделәр. Элек кышкы балык тоту буенча ярышлар уздырыла иде, Бәләбәй спортчы-балыкчылары 30 елга якын республикада беренчелекне тота иде. Эчке эшләр министрлыгы ветераны, язучы, “Балык тоту тарихлары”китабы авторы Рудольф Матвеевич Павлов команданың күпьеллык капитаны булган.
– Балыкчылар җәмгыяте хәзер бетерелде. Әмма без – спортчы балыкчылар – җәмгыять башлангычында традицияләрне саклыйбыз, аерым алганда, балыкларка кышны үткәрергә ярдәм итәбез. Сулыкларга киләбез, чокырлар бораулыйбыз, үзара аралашабыз. Без вакытлыча экологка әвереләбез – кышлаучы балыкларны кислород ачлыгыннан сакланырга ярдәм итәбез. Ачылган берничә бәке – судагы өстәмә микъдарда кислород. Быел бозның калынлыгы шактый, кар катламы бер метрга кадәр җитә – табигатькә ярдәм итәргә кирәк, - дип уртаклашты Рудольф Павлов.
Әгәр сулыкта боз бораулаучы кешене күрсәгез, белегез – ул һәвәскәр балыкчы яки спортчы гына түгел, эколог балыкчы да!
Любовь Иванова. Елена Петрова фотосы