Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 10:30

Иптәшләре, гаиләсе һәм якташларының яклавы сугышчыга СВО зонасында ярдәм итә

Аскын районыннан «Руся» кушаматлы СВО катнашучысы фронтта сугышчан пехота машинасының оператор-наводчигы булып хезмәт итә.

Иптәшләре, гаиләсе һәм якташларының яклавы сугышчыга СВО зонасында ярдәм итә
Иптәшләре, гаиләсе һәм якташларының яклавы сугышчыга СВО зонасында ярдәм итә

Уңышлы хезмәтнең иң мөһим факторы дип ул сугышчан иптәшләренә ярдәм итүне саный. Шулай ук аның төп таянычы – гаилә мәхәббәте. “Руся” яңадан улларын һәм кызын кочакларга, якыннары белән сөйләшергә хыяллана.

Сугышчы өчен төп көч чыганагы – әнисе турында истәлек. Аның турында уйлап, “Руся " һәрчак алгы сызыкта ни өчен көрәшергә кирәклеген  хәтерли.

Һәм, әлбәттә, якташлар. Аскын районында яшәүчеләр сугышчыга һәм аның хезмәттәшләренә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрәләр һәм туган якларыннан кайнар сәлам тапшыралар.

“Руся”  СВО зонасына 2024 елның язында китте. Ул вакытка алгы сызыкта аның туганнан туган абыйсы һәм абыйсы хезмәт итә иде, кызганычка каршы, абзасы батырларча һәлак була. "Вакыт җитте, димәк, барырга кирәк", -  «Руся» гаиләсенә  шулай дип, оборона министрлыгы белән контракт имзалады.

Фото: Аскын районы администрациясе сайты / телеграм

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас