Барлык яңалыклар
Новости
7 март , 10:00

Уфада тантаналы чарада катнаштылар

5 мартта Бәләбәй районының җиде вәкиле “Торатау” конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Уфада тантаналы чарада катнаштылар

Республика башкаласына СВОда катнашучыларның хатыннары һәм әниләре, күп балалы хатын-кызлар һәм республиканың зур һөнәри уңышларга ирешкән башка бик күп вәкилләре чакырылды.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сөйкемле хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, елның мөһим чараларына старт бирде:

“Бу ел безнең республикада зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Бүген, бу бәйрәм көнендә, быелгы мөһим чараларга старт бирергә тәкъдим итәм. Балалы гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, бер күпмилләтле гаилә буларак республикабызның бердәмлеге өчен күп эшләр башкарасы бар".

Сәхнәдә Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары, хореография һәм вокал студияләре чыгыш ясады.

Светлана Шириня әзерләде

 

Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Уфада тантаналы чарада катнаштылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас