Барлык яңалыклар
Новости
8 март , 13:00

Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер

Шәһәрне каплап алган көчле кар явулардан соң, “Яшь гвардия” активистлары ветераннарга ярдәм итәргә булдылар.

Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер
Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер

5 мартта балалар, көрәкләр алып, өлкән яшьтәге сәламәтлек саклау ветеранына ярдәмгә килделәр. Аның ишегалдын кардан чистартырга кирәк иде. Бер сәгать эчендә йорт тирәснә ямь керде: өйгә юл, теплицага кадәр сукмак һәм болдыр кардан тазартылды.

Яшь гвардиячеләр өчен ветераннарга ярдәм итү – акция генә түгел, ә аларның хезмәте һәм хәстәрлеге өчен рәхмәт белдерү дә.

Кыш әле дәвам итә, әмма активистлар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! «Яшь гвардия» гә 8(34786) 5-33-88 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Светлана Шириня

Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер
Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер
Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас