– Бу хатын-кызлар якташ сугышчыларны дошман һөҗүменнән саклау җәһәтеннән бик күп көч таләп итә торган мөһим эшне риясыз башкаралар. Һәр конвой белән якташларыбыз үргән ятьмәләр фронтка җибәрелә.
Аларга баш иеп, исәнлек-саулык телим! – дип уртаклашты ветераннар советы рәисе Александр Буйлов.
Ятьмә үрүчеләрнең һәр төркеменә бәйрәм чәе өчен тортлар тапшырылды, иганәчеләр – ирле-хатынлы Д.һәм А. Бәшәровлар ("безнең икмәк"ҖЧҖ).
Яхшылык эшләү күңелле!
Любовь Иванова