Барлык яңалыклар
Новости
9 март , 11:00

Андрей Назаров Башкортстанның талантлы һәм көчле хатын-кызлары турында сөйләде

Башкортстанда хезмәт сөючән, талантлы һәм көчле рухлы хатын-кызлар яши. Алар күп нәрсә эшли һәм шул ук вакытта үзләре булып кала беләләр. Бу хакта Халыкара хатын-кызлар көнендә республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров белдерде.

Андрей Назаров Башкортстанның талантлы һәм көчле хатын-кызлары турында сөйләде
Андрей Назаров Башкортстанның талантлы һәм көчле хатын-кызлары турында сөйләде

Андрей Назаров сүзләренчә, ул еш кына мондый хатын-кызларны эштә очрата һәм һәрвакыт алар тормышны әйдәп бара дип билгеләп үтә.

Ул Башкортстанның халык артисты Эльмира Саматова турында сөйләде. Ул Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә уйнарга һәм бер үк вакытта Халыклар дуслыгы йорты белән җитәкчелек итәргә өлгерә. Бу талант һәм җаваплылыкның сирәк ярашуы, дип билгеләде Андрей Назаров.

Салаваттан оста һәм эшмәкәр Татьяна Сысоева халыкара конкурста танылу алды. Аның туфраклы текстиль техникасы белән ясалган «Снегурочка» чыршы уенчыгы Русиянең 86 төбәгеннән һәм 21 илдән килгән 15 мең эш арасында иң яхшысы булды.

Бишенче разрядлы полировщик Наталья Скачкова 25 елга якын УМПО механик эшкәртү цехында эшли. Ул бик яхшы остаз. Предприятиенең 100 еллыгы елында ул “һөнәре буенча иң яхшысы” булды.

“Һәм көчле хатын-кыз лидерлыгының тагын бер мисалы. Альбина Латыйпова Әлшәй районында “Башкорт бройлеры”  заманча кошчылык предприятиесе белән җитәкчелек итә. Компания эре инвестпроектны гамәлгә ашыра һәм елына 40 млн инкубацион һәм 3 млн ашханә йомыркасы чыгарырга әзерләнә.

Кадерлеләребез, зирәк, гүзәл, сабыр һәм кайгыртучан булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Тормышыгызда яктылык, җылылык һәм елмаер өчен сәбәпләр күбрәк булсын», — дип котлады Андрей Назаров.

Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаган иде.

Фото: Башинформ / архив

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас