Чаңгычыларны һәм җанатарларны муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев, МР Советы рәисе Сергей Лущиц һәм район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов җылы сәламләде. Алар спортчыларга уңышлар теләп кенә калмадылар, ярышларда шәхси катнашу үрнәге дә күрсәттеләр.
1 чакрымга команда ярышында район хакимияте, шәһәр һәм авыл җирлекләре, гомуми белем бирү учреждениеләре, предприятие, оешма хезмәткәрләре, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр һәм өлкән яшьтәге командалар көч сынашты.
Узыш мавыктыргыч булды. Финишка кадәр кем җиңүче булачагын алдан белеп булмый иде, һәм бу вакыйгаларга кискенлек һәм драматизм өстәде дә инде. Халәт дәрт һәм триумф көтү белән тулды.
Регина Иванова. Социаль үсеш идарәсе фотолары