Барлык яңалыклар
Новости
11 март , 12:00

Кайтмаган солдатлар, солдатлар...

Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалганнарны эзлибез.  

Кайтмаган солдатлар, солдатлар...
Кайтмаган солдатлар, солдатлар...

14 март көнне Уфада "Ватандаш" журналы редакциясе «Геройлар эзсез югалмый» дигән 3нче акция үткәрә. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган туганнарны эзләүдә ярдәм итү.

Акция «Русия эзләү хәрәкәте»нең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлеге әгъзалары белән берлектә уздырыла һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Башкортстан Республикасы эзләү отрядлары фондының төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышы вакытында Башкортстан Республикасы буенча 127 000 солдат һәм офицер хәбәрсез югалган санала. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында эзләү авырлаша: Советлар Союзы таркалу, үзәкләштерелгән мәгълүмат базасы булмау, архивларның җимерелүе, төгәл исәп алып барылмавы, җәсадләрне идентификацияләү проблемалары, төбәкләрдә топонимиканың үзгәрүе, финанслауның җитмәве һ. б.

Кайларда сез, ватан угланнары?

 

Әлегә кайбер гаиләләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның документлары фронттан хатлар, фотосурәтләр саклана.

Алдагы «Геройлар эзсез югалмый» акцияләрендә катнашу нәтиҗәсендә кешеләр үз туганнарының җирләнгән урынын белделәр, аларның нинди фронтларда сугышканнарын һәм кем булып хезмәт итүләрен, нинди госпитальләрдә дәвалануларын ачыкладылар. Бигрәк тә танылган галим Юлай Псянчинның мисалы күрсәткеч, ул үзенең өч герое турында мәгълүмат таба алган. Ул бабасының бүләкләү кәгазен беренче тапкыр күреп, аның батырлыгы турында белде. Кирәкле мәгълүматны таба алмаган кешеләргә эзләүчеләр эзләү эшен кайсы юнәлешләрдә алып барырга киңәш бирә.

Әгәр дә сез бабагызның яки карт бабагызның язмышын ачыкларга телисез, тик моны үзегез эшли алмыйсыз икән, 14 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр матбугат йортына килегез.

Адресы: Уфа шәһәре, Октярьнең 50-еллыгы исемендәге урам, 13 санлы йорт

Эзләү анкетасын тутырып, югалган сугышчы турында бөтен булдган мәгълүматны үзең белән язма рәвештә тотарга кирәк.

 

Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган яугирнең анкетасы.

  1. Хәрби хезмәткәрнең исем-шәрифләре.
  2. Туган көне, ае, елы.
  3. Туган урыны.
  4. Чакырылыш военкоматы.
  5. Чакыру датасы, ае, елы.
  6. Партиялелек.
  7. Белеме, нинди белгечлек буенча.
  8. Кайсы уку йортын тәмамлаган.
  9. Чакырылыш вакытына хәрби звание.
  10. Гаилә хәле.
  11. Өйләнгәннәр өчен-хатынының исем-шәрифләре һәм ничә баласы булган.

Буйдаклар өчен-әтисе һәм әнисенең исем-шәрфиләре.

  1. Гаилә 1941-1948 елларда күченү (күченүләрне) исәпкә алып кайда яшәгән.
  2. Яралануы турында мәгълүматлар: госпитальдә яткан торак пункты, ай һәм ел.
  3. Кем аның белән бер көнне чакырылган һәм кайткан, Исем-шәрфиләре (нәрсә билгеле).
  4. Алынган хәбәрләр, аларның күчермәләре яисә эчтәлеге.
  5. Әгәр туганнары эзләтеп караган икән-җавапларның күчермәләре.
  6. Фронттан килгән хатларның күчермәләре (сканнардан яхшырак).
  7. Фронттан фотосурәтләр, әйләнештән язмалар (сканнар).
  8. Туганнарыгыз сүзләреннән тагын өсти алырлык бар нәрсәне (әгәр төгәл мәгълүмат булса).
  9. Индекс, адрес, телефоннар (кәрәзле һәм шәһәр телефоны), кем эзли, шуның исем-шәрифләре һәм туганлык дәрәҗәсе.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас