Әлеге конкурста республиканың алдынгы сөт предприятиеләре, шул исәптән Бәләбәй сөт комбинаты белгечләре катнашты.
Һөнәри ярыш тәҗрибә уртаклашуга, һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрүгә һәм сөт эшкәртү һәм сөт продукциясе җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләрен кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.
Беренче урынга Бәләбәй сөт комбинатының үзәк җитештерү лабораториясе инженер-микробиологы Әлфинә Габдуллина лаек булды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Мәләвез сөт-консерва комбинаты һәм "Русия сөте" дәүләт корпорациясе (Стәрлетамак сөт комбинаты) белгечләре бүлештеләр.
Махсус номинацияләрдә дипломнар белән Бәләбәй сөт комбинаты хезмәткәрләре: сыр комплексының өлкән мастеры Резеда Латыйповаһәм җитештерү бүлеге инженер-технологы Наталья Матафонова бүләкләнделәр.
Любовь Иванова. Фото ачык чыганаклардан