Барлык яңалыклар
Новости
14 март , 15:00

Цифрлы дөнья якыная бара

Районның авыл биләмәләре югары тизлекле интернетка тоташалар.

Цифрлы дөнья якыная бара
Цифрлы дөнья якыная бара

12 мартта «Ростелеком» белгечләре Тузлукуш авылына югары тизлекле интернет үткәрделәр, 121 гаиләгә секундына 300 мегабит тизлек белән челтәргә тоташу мөмкинлеге бүләк иттеләр. Бүген Чаганлы халкы гигабайт мәгълүматка ия, ә киләсе атнада аларга Анновкалылар кушылачак. «Ростелеком» компаниясе «мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» өстенлекле милли проектын, «цифрлы тигезсезлекне бетерү 2.0» федераль программасын гамәлгә ашыруда технологик партнер булып тора, ул аз халыклы һәм ерак торак пунктларда заманча интернетның элемтә челтәрләрен төзү, цифрлы дәүләт сервисларын эшләү, мөһим дәүләт мәгълүмат системаларын һәм платформаларын үстерү һәм эксплуатацияләү белән шөгыльләнә.

Хәзер авыл халкы өчен яңа мөмкинлекләр ачылды:

- яраткан телетапшыруларны һәм фильмнарны тоткарлыксыз карау;

- туганнар һәм дуслар белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында видеоэлемтә аша аралашу;

-укучыларның онлайн-белем алуга һәм файдалы белем бирү ресурсларына керү мөмкинлеге;

- читтән торып эшләү һәм фриланс өчен уңайлы шартлар.

Сүз уңаеннан, 2026 ел ахырына кадәр Интернетка Башкортстанның 40 авылын тоташтырачаклар. Республиканың 24 районында яңа каланчалар (вышка) һәм база станцияләре барлыкка киләчәк. 15 меңнән артык кеше тотрыклы мобиль элемтәле һәм югары тизлекле интернетлы  булачак.

Светлана Шириня Әзерләде

Цифрлы дөнья якыная бара
Цифрлы дөнья якыная бара
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас